ГлавнаяИсполнителиФарида КудашеваКара мыек
название:

Кара мыек


автор:

Фарида Кудашева


рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1143 просмотра
Сызылып киткән кара мыек, —
Әллә каралта микән?
Мыек астыннан елмая,
Әллә ярата микән?

Сызылып киткән кара мыек
Йөрәгемә ут салды.
Бер көн озата килде дә
Әллә кая югалды.

Сызылып киткән кара мыек
Кайларда йөри микән?
Кайнар мәхәббәт сүзләрен
Кемнәргә сөйли икән?

Сызылып киткән кара мыек —
Буяган мыек икән;
Буялган мыеклыларга
Ышану кыен икән!..

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Кара мыек" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен