название:
автор:
Оетым
автор:
Загидуллина Эндже
рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1347 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Эй, Оетым минем туган йортым, Чакырасың һаман үзеңә. Яшел туйгаларың тартып тора Якташларны гүзәл җиреңә. Куш. Мишә буена урнашкан Туган авылым – Оетым; Кайда гына яшәсәм дә, Синдә минем төп йортым. Я, Илаһым, шундый хозурлыкны Тудыруның серен чиш әле; Хәтфә палас җәеп тауларыңа, Уяткансын челтер – чишмәңне! Кирәк чакта синдә кояш чыга, Кирәк чакта яңгыр болыты; Су – сылуы белән Җир – ананың Кочагына сыйган Оетым. Ата – баба тирен түккән җиргә Килер буыннарың бәйләнсен: Туфрагыңа төшкән һәрбер бөртек Халкың байлыгына әйләнсен!
А как ты думаешь, о чем песня "Оетым" ?