название:
автор:
Алия-Голия(ТАТАР ХАЛЫК ЖЫРЫ)
автор:
.Нурзадэ
рейтинг: ★★★★★ / 4.6 / 595 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Аклы ситса күлмәгеңә Каралар тигәләгән. Кояш синең йөзләреңә Нурларын сибәләгән. Аллия, Гөллия, Гөллия тирәккәем; Яшә гөлләр арасында - Шул сиңа теләккәем. Уртада басып торасың, Әйләнмиме башларың? Карлыгачка мисал икән Синең кара кашларың. Аллия, Гөллия, Гөллия тирәккәем; Яшә гөлләр арасында - Шул сиңа теләккәем. Тәрәз ачып җимнәр сиптем - Ашагыз, кошкайларым. Алсу чәчкә эчләрендә Яшәгез дускайларым. Аллия, Гөллия, Гөллия тирәккәем; Яшә гөлләр арасында - Шул сиңа теләккәем.
А как ты думаешь, о чем песня "Алия-Голия(ТАТАР ХАЛЫК ЖЫРЫ)" ?