ГлавнаяИсполнителиAртур&MаратГашыйк булдым ахры
название:

Гашыйк булдым ахры


автор:

Aртур&Mарат


рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 907 просмотров
1)Колагымда назлы сүзең, (Am)
Күз алдымда нурлы йөзең, (C)
Ике йолдыз ике күзең – (G)
Гашыйк булдым ахры үзем... (F)
Гашыйк булдым ахры үзем... (Am)

2)Карашыңнан карлар эри,
Гөрләвекләр җырың көйли,
Сандугач та гашыйк сиңа –
Талларына серен сөйли...
Талларына серен сөйли...

3)Күзләреңдә кояш көлә,
Эзләреңдә чишмә тибә,
Юлларыңа гөлләр сибә –
Бөтен дөнья гашыйк сиңа.
Бөтен дөнья гашыйк сиңа.

4) Көлүеңә көн уяна,
Моңнарыңа кош куана,
Сөю - шәраб, мин - дивана –
йокымнан көлеп уянам,
Син - бәхетем, дип юанам,
Гашыйк булдым ахры сиңа...

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Гашыйк булдым ахры" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен