ГлавнаяИсполнителиЛицей-интернат №2Лицей, безнең лицей.
название:

Лицей, безнең лицей.


автор:

Лицей-интернат №2


рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 799 просмотров
Күңел түрләрендә якты хәтирәләр —
Онытылмас еллар — бәхет еллары!
Кыр казлары сыман, язлар җиткәч һаман
Без кайтабыз сагынып — синең улларың!

Кушымта:
Лицей, лицей, сиңа дәште йөрәк
Белем иле буйлап барганда!
Синең даның — без яулаган үрләр,
Горурлыгың синең — балалар!

Күпме милләт улы, ничә төрле тормыш
Бердәм булып яши, укый биредә. 
Син ачасың безгә дөнья гүзәллегең,
Өйрәтәсең дуслык кадрен белергә!

Кушымта:
Лицей, лицей, сиңа дәште йөрәк
Белем иле буйлап барганда!
Синең даның — без яулаган үрләр,
Горурлыгың синең — балалар!

Синдә узган көннәр — бәйрәм кебек кенә,
Сизелми дә кала еллар үткәне...
Алган төпле белем — булыр очар канат
Һәм тәрбия безгә — тормыш җилкәне!

Кушымта:
Лицей, лицей, сиңа дәште йөрәк
Белем иле буйлап барганда!
Синең даның — без яулаган үрләр,
Горурлыгың синең — балалар!

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Лицей, безнең лицей." ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен