ГлавнаяИсполнителиИльяс ШәяхмәтовСине уйлап
название:

Сине уйлап


автор:

Ильяс Шәяхмәтов


рейтинг: ★★★★★ / 5.6 / 1554 просмотра
Чулпан Зиннәтуллина көе
Елизавета Малова сүзләре
Ильмир Әзһәмов аранжировкасы
Баянда - Булат Шәрипов
Тавыш яздыру - Оскар Усманов

Сине уйлап
1. Сине уйлап, сине сагынып
Сагышланып йөргән бар,
Җиде ятка сер бирмим дип,
Яшь аралаш көлгән бар.

Куш. Йөрәгемне учка кысып
Ут йотып йөргән чагым,
Кояшка сусаган гөлдәй
Язларга кердем тагын.

2. Сине уйлап, сине сагынып
Моң- зарга күмелгән бар.
Яраланган кош хәлендә
Күкләргә үрелгән бар.

Куш. Йөрәгемне учка кысып
Гөлләрдәй сулган чагым,
Сабыр савытларым тулып
Язларга кердем тагын.

3. Сине уйлап, сине сагынып
Канатланып йөргән чак,
Үзенә дәшә яшьлектә
Бергәләп яккан учак.

Куш. Йөрәгемне учка кысып
Ут йотып йөргән чагым,
Суга сусаган гөлләрдәй
Язларга кердем тагын.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Сине уйлап" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен