название:
автор:
Лицей, безнең лицей.
автор:
Лицей-интернат №2
рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 730 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Күңел түрләрендә якты хәтирәләр — Онытылмас еллар — бәхет еллары! Кыр казлары сыман, язлар җиткәч һаман Без кайтабыз сагынып — синең улларың! Кушымта: Лицей, лицей, сиңа дәште йөрәк Белем иле буйлап барганда! Синең даның — без яулаган үрләр, Горурлыгың синең — балалар! Күпме милләт улы, ничә төрле тормыш Бердәм булып яши, укый биредә. Син ачасың безгә дөнья гүзәллегең, Өйрәтәсең дуслык кадрен белергә! Кушымта: Лицей, лицей, сиңа дәште йөрәк Белем иле буйлап барганда! Синең даның — без яулаган үрләр, Горурлыгың синең — балалар! Синдә узган көннәр — бәйрәм кебек кенә, Сизелми дә кала еллар үткәне... Алган төпле белем — булыр очар канат Һәм тәрбия безгә — тормыш җилкәне! Кушымта: Лицей, лицей, сиңа дәште йөрәк Белем иле буйлап барганда! Синең даның — без яулаган үрләр, Горурлыгың синең — балалар!
А как ты думаешь, о чем песня "Лицей, безнең лицей." ?