название:
автор:
Син – минем җанымның яртысы
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 798 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Син – минем җанымның яртысы, Яшисең йорәгем түрендә, Нур сибеп барасы юлыма Балкыйсың күңелем күгендә. Кушымта Мин сине гомерем буена Ышыклап барырмын җилләрдән. Өзелсә барасы юлларың – Үрермен мин күпер гөлләрдән. Без икәү – аерылмас пар канат, Беркем дә кералмас арага. Хәсрәтне бүләрбез икегә, Чит-ятлар тоз салса ярага. Дөнья бу… Бармый ул гел тигез, Шатлык бар тормышта, кайгы бар. Ал кояш булып мин балкырмын, Күгеңне капласа болытлар.
А как ты думаешь, о чем песня "Син – минем җанымның яртысы" ?