ГлавнаяИсполнители150САРЫ КАЕН, КАЕНКАЕМ
название:

САРЫ КАЕН, КАЕНКАЕМ


автор:

150


рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 802 просмотра
Ябынгансың сары шәлең,
Моңсу узды мәллә җәең?
Боеккансың, саргайгансың
Синең дә бит авыр хәлең.
Кушымта:
Сары каен, каенкаем
Бармы әллә кайгыкаең?
Бергә-бергә эзлик әле
Хәсрәтләрдән чыгу барын.
Син озаттың ямьле җәйне,
Мин югалттым сөйгәнемне.
Синең тагын җәең килер
Тик сөйгәнем кайтмас минем.
Кушымта.
Бигрәк матур ак күлмәгең
Бөркән кабат яшел шәлең
Күтәрелсен күңелләрең,
Җиңеләйсен моңсу хәлең.
Кушымта.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "САРЫ КАЕН, КАЕНКАЕМ" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен