ГлавнаяИсполнителиШафагат СалиховАгыгыз сулар кирегә (Ага сулар)
название:

Агыгыз сулар кирегә (Ага сулар)


автор:

Шафагат Салихов


рейтинг: ★★★★★ / 5.6 / 1571 просмотр
Агыгыз сулар кирегә (Ага сулар)

Категория: Табигать
Роберт Тимербаев көе
Рамил Чурагулов сүзләре

Ага сулар, ага сулар,
Ага сулар туктамый.
Гомер үтә, йөрәк көтә,
Кавышырга җай чыкмый,

Агыгыз сулар кирегә —
Яшьлеккә табан.
Анда мине сөйгән ярым
Көтәдер һаман.

Яшел үләнле аланда
Уеннар матур иде.
Безнең яшьли сөйгән ярлар
Башкалар яры инде.

Агыгыз сулар кирегә —
Яшьлеккә табан.
Анда мине сөйгән ярым
Көтәдер һаман.

Бәхетең үзең кулыңда,
Сайланып күп йөремә.
Яшьли сөйгән үз ярыңны
Берүк ятларга бирмә.

Агыгыз сулар кирегә —
Яшьлеккә табан.
Анда мине сөйгән ярым
Көтәдер һаман.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Агыгыз сулар кирегә (Ага сулар)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен