название:
автор:
Мин килермен каршыңа.
автор:
Марсель Вагизов
рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 869 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Болыннарда йөрим сине уйлап, Болыннарда сагыш онытыла, Сайрый тургай, моңланмаска куша, Күңел сиңа гына омтыла. Чәчәк җыеп, чәчәк тотып Мин килермен каршыңа, Хыялыңда йөрегән мин ул Бердәнбер тиң яр сиңа. Сиңа гына бүләк итәр идем Тәүге чәчәкләрнең барсын да, Тәүге чәчәкләрдән дә назлырак Керсез мәхәббәтем бар сиңа. Чәчәк җыеп, чәчәк тотып Мин килермен каршыңа, Хыялыңда йөрегән мин ул Бердәнбер тиң яр сиңа.
А как ты думаешь, о чем песня "Мин килермен каршыңа." ?