ГлавнаяИсполнителиЗөфәр ХайретдиновМишәр кызы
название:

Мишәр кызы


автор:

Зөфәр Хайретдинов


рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1324 просмотра
Сихерле карашың белән
Йөрәгемә ут салдың,
Серле карап, бер елмаеп,
Йөрәктә урын алдың.

Мишәр кызы чая телле,
Үзе шундый сөйкемле.
Эх, егетләр, сак булыгыз!
Исән калу икеле.

Күз карашы туры карый,
Йөрәкләрне үтәли.
Сөю уты кабындырып,
Бәгырьләрне телгәли.

Мишәр кызы чая телле,
Үзе шундый сөйкемле.
Эх, егетләр, сак булыгыз!
Исән калу икеле.

Ничкә билле, очкын күзле,
Иреннең иң татлысы.
Кызларның да иң уңганы,
Татарның иң затлысы.

Мишәр кызы чая телле,
Үзе шундый сөйкемле.
Эх, егетләр, сак булыгыз!
Исән калу икеле.

Сөйсә дә ул, сөям димәс,
Сөймәсә — якын килмәс,
Яндырыр, көлгә калдырыр,
Башкага сине бирмәс.

Мишәр кызы чая телле,
Үзе шундый сөйкемле.
Эх, егетләр, сак булыгыз!
Исән калу икеле.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Мишәр кызы" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен