ГлавнаяИсполнителиРимма ИбраһимоваӘллә нигә сине яратам
название:

Әллә нигә сине яратам


автор:

Римма Ибраһимова


рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1283 просмотра
Рәшит Абдуллин көе
Татар халык сүзләре

Нигә мендем биек тау башына,
Ник утырдым аның ташына?
Нигә күрдем, нигә сөйдем сине,
Кайгы-хәсрәт алып башыма.

Әллә нигә сине сагынам,
Әллә нигә сине яратам.

Яна йөрәк, яна, дулкынлана,
Яна йөрәккәем, белмисез!
Яна йөрәккәем ялкынланып,
Нигә салкын сулар бирмисез?

Әллә нигә сине сагынам,
Әллә нигә сине яратам.

Белмәгәнмен синең күңелеңне,
Белмәгәнгә юкка сөйгәнмен.
Нигә, йөрәк, ашыгып сөйдең икән,
Аңламыйча аның серләрен?

Әллә нигә сине сагынам,
Әллә нигә сине яратам.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Әллә нигә сине яратам" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен