ГлавнаяИсполнителиРАФИЛЬ ГАЛИМУЛЛИНМин ялгыштым ахры, ялгыштым!!!
название:

Мин ялгыштым ахры, ялгыштым!!!


автор:

РАФИЛЬ ГАЛИМУЛЛИН


рейтинг: ★★★★★ / 5 / 1012 просмотров
Синең җырың — минем җырым иде,
Синең язмыш — минем язмышым.
Ул җырларны хәзер ялгыз җырлыйм…
Мин ялгыштым, ахры, мин ялгыштым.
Мин ялгыштым, ахры, ялгыштым.

Сине күрми торган чакларымда
Офыкларда иде карашым.
Көпә-көндез бүген кояш батты…
Мин адаштым, ахры, мин адаштым.
Мин адаштым, ахры, адаштым.

Ялгызларны бәхет читләп үтә…
Үз-үземне ничек юатыйм?
Сине түгел бүген, мәхәббәтне
Мин югалттым, ахры, мин югалттым,
Мин югалттым, ахры, югалттым.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Мин ялгыштым ахры, ялгыштым!!!" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен