название:
автор:
Жырларым
автор:
Зульфат Хаким
рейтинг: ★★★★★ / 4.6 / 635 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Кояшлы, чәчәкле бу якты дөньяга Кошлар күк җырларга килдем мин. Офыклар артына, җилләргә ияреп, Җыр булып очарга телим мин. Җырларым кабатланыр минем, Үтсеннәр елларым. Җырларым — канатларым минем, Җырларым — хыялларым. Ашкына күңелем, дәртләнә йөрәгем. Еракка мәңгелек моң ага Кайгырам, шатланам, иң олы бәхетем — Килүем бу җырлы дөньяга. Җырларым кабатланыр минем, Үтсеннәр елларым. Җырларым — канатларым минем, Җырларым — хыялларым. Урманнар, болыннар, чишмәләр, елгалар Җырыма кушылып җырлыйлар. Тын кала Галәмнәр сихерле төннәрдә, Йолдызлар йотлыгып тыңлыйлар. Җырларым кабатланыр минем, Үтсеннәр елларым. Җырларым — канатларым минем, Җырларым — хыялларым.
А как ты думаешь, о чем песня "Жырларым" ?