ГлавнаяИсполнителиРабига СибгатуллинаКил үзең (Әхмәт Гадел сүз., Фәрит Хатыйпов көе)
название:

Кил үзең (Әхмәт Гадел сүз., Фәрит Хатыйпов көе)


автор:

Рабига Сибгатуллина


рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 813 просмотров
Сагышланган чакларыңны
Салма гел хатларга син.
Мәхәббәт канатларында
Кил безнең якларга син.

Чыклы үләннәрне ерып,
Тугайлар аша, җаным,
Каршы алырга чыгармын
Саф өметемнең таңын.

Шул тугайлар буйлап янә
Кайтып китәрбез өйгә.
Без җырларбыз, таң былбылы
Кушылыр безнең көйгә.

Сагындырма, кил, былбылым,
Язма гел хатлар гына.
Дәртеңә дәрман табылыр
Тик безнең якта гына.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Кил үзең (Әхмәт Гадел сүз., Фәрит Хатыйпов көе)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен