ГлавнаяИсполнителиОксана ИльюпСагынасын микэн (О.Ильюп көе һәм сүз.)
название:

Сагынасын микэн (О.Ильюп көе һәм сүз.)


автор:

Оксана Ильюп


рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 824 просмотра
"Сагынасың микән?"
О.Ильюп көе һәм сүзләре

1.Сагынасың микән минем кебек?
Кемдә икән бүген уйларың?
Кемне икән назлап җылыталар
Син сирпегән алтын нурларың?

П-в:
Кемнәр икән, тәмен татыйм диеп,
Иренеңә саксыз үрелә?
Хыялыңда кемнәр?
Кемдә уең?
Сагынасың микән мине дә?

2.Кемнәр икән, язгы карлар кебек,
Карашыңнан эреп көл булган?
Нинди сылу, бәхетеннән шашып,
Куеныңда сыенып төн кунган?

3.Гүзәл микән, синең елмаюны
Кояш яктысына тиңләүче?
Бар дөньяңа үлеп гашыйк булып
Алсу таңга сине димләүче.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Сагынасын микэн (О.Ильюп көе һәм сүз.)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен