название:
автор:
Эллэ кайттынмы яныма ..сандугач булып?!ツ
автор:
Гузэл Уразова
рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 778 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Ал да димим, гөл дә димим, Бакчамда бар күк сирень. Чәчәгенә карап туймыйм, Гел күзләрең күк синең. Кушымта: Сайрый да, сайрый сары кош Күк сиренемә кунып, Әллә кайттыңмы яныма Сары сандугач булып? Зәмзәм суын салкын диләр - Татып караганым юк, Хәлләремне аңлар идең - Кайтып караганың юк. Кушымта: Сайрый да, сайрый сары кош Күк сиренемә кунып, Әллә кайттыңмы яныма Сары сандугач булып? Калма димим, кал да димим, Сөйсәң үзең килерсең. Сөйсәң килерсең, килмәсәң Гомергә үкенерсең! Кушымта: Сайрый да, сайрый сары кош Күк сиренемә кунып, Әллә кайттыңмы яныма Сары сандугач булып?
А как ты думаешь, о чем песня "Эллэ кайттынмы яныма ..сандугач булып?!ツ" ?