название:
автор:
Аерылмагыз (Не расставайтесь)
автор:
Татарская песня
рейтинг: ★★★★★ / 4.6 / 643 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Су буенда ялгыз аккош Каерылган канатлары. Канатларны каера ул Аерылу газаплары. припев: Аерылмагыз, аерылмагыз Булса да сәбәпләре Канатларны каера ул Аерылу сәбәпләре Ят кошны пар итмәс аккош Ялгыз канат какса да Бездә бергә булалмабыз Сулар үргә акса да припев: Ялгыз аккош күргән саен Өзелә бәгырьләрем, Нигә соң бергә чакларның Белмибез кадерләрен. Талларга карап моңаям Ялгыз минутларымда Бер ялгызымны калдырма Мәхәббәт утларында припев: Талларга барып сөялдем, Белмәдем бөгеләсен. Белмәдем талларга карап, Үзәгем өзеләсен.
А как ты думаешь, о чем песня "Аерылмагыз (Не расставайтесь)" ?