название:
автор:
Син буген кыска иярдэ
автор:
IndiVa
рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 757 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Рәзинә Сәетгәрәева (суз) Күпме көттек бу бәхетле көнне, Бергә каршыларбыз алсу таңнарны. Без бүгеннән ир белән хатын бит, Ябынып ятыйк иң тар юрганны! Кушымта: Әйе, әйе, әйе!!! Хатының мин!!! Мин синеке гомергә!!! Әмма оныта күрмә, Җаным минем, син бүгеннән кыска иярдә!!! Мәңге сүнмәс кояшың булырмын мин, Көн дә үбеп уятырмын йокыдан. Әниеңә өзелеп торырмын мин, Артык сөяр әнкәй мине кызыннан. Кушымта: Әйе, әйе, әйе!!! Хатының мин!!! Мин синеке гомергә!!! Әмма оныта күрмә, Җаным минем, син бүгеннән кыска иярдә!!! Горурлыгың булырмын мин синең, Минем бэхет – синең куеныңда. Абагадай төннәрен ачылырмын, Назлап тирбәтермен чыклы таҗымда Кушымта: Әйе, әйе, әйе!!! Хатының мин!!! Мин синеке гомергә!!! Әмма оныта күрмә, Җаным минем, син бүгеннән кыска иярдә!!!
А как ты думаешь, о чем песня "Син буген кыска иярдэ" ?