Главная→Исполнители→Ильнур Сагитов→Син киттен дэ... ("Син онытма жирдэ мин барын", Лилия Тимирова белэн дуэт)
название:
автор:
Син киттен дэ... ("Син онытма жирдэ мин барын", Лилия Тимирова белэн дуэт)
автор:
Ильнур Сагитов
рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1075 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
«Син киттең дә...» Син киттең дә күңелем буп-буш калды, Бөтен яме бетте дөньяның. Канатлары сынган кош шикелле, Бәргәләнде ап-ак хыялым. Төн елгасын йөзеп чыга-чыга, Көчем бетеп, арып егылдым. Ярда син юк, әкрен генә үксеп, Ялгыз талга барып сыендым. Салкын җилгә күкрәгемне ачтым: - Суытыгыз минем йөрәкне. Җилләр кинәт кайнарланып китте, Өтеп-өтеп алды күкрәкне. Иренемдә елмаюлар сүнде, Йөзләремнән качты яктылык. Күңел кылы, өзеләм-өзеләм диеп, Бар көченә куйды тартылып. Ә бит, юкса, шаярудан гына Киткән кебек идем кабынып. Хыяллардан учак яга-яга Яшәрмендер, ахры, сагынып. 2002.Фэнис Яруллин
А как ты думаешь, о чем песня "Син киттен дэ... ("Син онытма жирдэ мин барын", Лилия Тимирова белэн дуэт)" ?