название:
автор:
Дәү әнием
автор:
Гөлнара Тимерҗанова
рейтинг: ★★★★★ / 5 / 1008 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Дәү әнием хатлар язган. Сагынып көтә икән. Көтә-көтә, йомгакларын Бер бәйли-сүтә икән. Дәү-әнием, дәү-әнием, Салма җылы шәлеңне. Сагынып сиңа ашкынабыз, Белергә дип хәлеңне. Йокы алдыннан җылы сүзләр Кемнәргә сөйлисеңдер. Без булмагач ялгыз өйдә Юксынып йөрисеңдер. Дәү-әнием, дәү-әнием, Салма җылы шәлеңне. Сагынып сиңа ашкынабыз, Белергә дип хәлеңне. Кайтыр барлык оныкларың, Сагынуларың сүрелсен! Күзләреңдә синең бары Шатлык яме түгелсен! Дәү-әнием, дәү-әнием, Салма җылы шәлеңне. Сагынып сиңа ашкынабыз, Белергә дип хәлеңне. Дәү-әнием, дәү-әнием, Салма җылы шәлеңне. Сагынып сиңа ашкынабыз, Белергә дип хәлеңне, Белергә дип хәлеңне...
А как ты думаешь, о чем песня "Дәү әнием" ?