ГлавнаяИсполнителиГульнара ТимерҗановаПарлылар җыры
название:

Парлылар җыры


автор:

Гульнара Тимерҗанова


рейтинг: ★★★★★ / 5.6 / 1573 просмотра
Пар сандугач җырлап китте
Язгы болында.
Уйладык: бәхетнең зуры -
Парлы булуда.
Гомернең асылыда бит
Бәхетле булуда.

Исемдә, иркәм, исемдә
Язларның иң якты кичендә
Былбыллар сайрашып тордылар,
Йөрәклеләр кавышкан мизгелдә.

Безнең иреннәр иренгә кушылган төнне,
Йөрәкләр сайрар кош булып,
Очынган төнне
Хыяллар кушылган иде
Мәхәббәт нигезенә...

Исемдә, иркәм, исемдә
Язларның иң якты кичендә
Былбыллар сайрашып тордылар,
Йөрәклеләр кавышкан мизгелдә.

Бик кыен чагыгызда да сез
Аерылмагыз парлылар.
Парлылар күбрәк булган саен
Кимрәк була зарлылар.

Хыяллар кушылган иде
Мәхәббәт нигезенә...
Исемдә, иркәм, исемдә
Язларның иң якты кичендә
Былбыллар сайрашып тордылар,
Йөрәклеләр кавышкан мизгелдә.
...иркәм, исемдә
 иркәм, исемдә
Язларның иң якты кичендә
Былбыллар сайрашып тордылар,
Йөрәклеләр кавышкан мизгелдә.
Язларның....
Былбыллар сайрашып тордылар,
Йөрәклеләр кавышкан мизгелдә.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Парлылар җыры" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен