ГлавнаяИсполнителиРизван хакимов Агым су юлын табаАгым су юлын таба
название:

Агым су юлын таба


автор:

Ризван хакимов Агым су юлын таба


рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 781 просмотр
1. Күңелең китек булса да,
Булса да тирән яра,
Керфегең түбән кадама
Аккан суларга кара.

Кушымта:
Өметләрең өзелгәндә
Аккан суларга кара.
Никадәр авыр булса да
Агым су юлын таба.

2. Булыр инде бу дөньяның 
Тетрәнеп алган чагы,
Дер селкенеп алган чагы,
Утларга салган чагы.
Кушымта:

3. Дөньялар нинди булса да,
Бары чыдарга кала.
Сабырлыкларың сыңганда
Агым суларга кара.

Кушымта:
Сабырлыгыңны сындырма
Аккан суларга кара.
Никадәр авыр булса да
Агым су юлын таба.

Өметләрең өзелгәндә
Аккан суларга кара.
Никадәр авыр булса да
Агым су юлын таба.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Агым су юлын таба" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен