название:
автор:
Ак бураннар белэн барам
автор:
Рифат Шарафетдинов
рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 937 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Ак бураннар белэн киләм Ак бураннар эченнән. Гомерем дә әнә шулай Күпме буран кичергән. Бик риза мин язмышыма Бураннар язганына. Ак бураннар белән барам Мин якты язларыма. Бураннарга буйсынам мин, Буйсындыра да алам. Торган саен якыная Бураннар белән арам. Бик риза мин язмышыма Бураннар язганына. Ак бураннар белән барам Мин якты язларыма. Кышның утлы бураннары Ярсып уйный канымда. Кызу канлы бураннарны Кичәр идем тагын да. Бик риза мин язмышыма Бураннар язганына. Ак бураннар белән барам Мин якты язларыма.
А как ты думаешь, о чем песня "Ак бураннар белэн барам" ?