название:
автор:
Тәрәзләрдә утлар сүнгәннәр
автор:
Нафкат Нигматуллин
рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 758 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Тәрәзләрдә утлар сүнгән чак Язмыш мине сиңа гашыйк иткән, Сөюеңне ләкин күпсенгән. Җилләр булып тәрәз кагар идем, Тәрәзәңдә инде ут сүнгән. Тәрәзәңдә инде утлар сүнгән, Күптән, ахры, йоклап киткәнсең. Көткән булсаң, утың сүнмәс иде, Күз дә йоммас идең, көтсәң син. Утлар сүнгән күңел тәрәзәңдә, Ут булмагач тәрәз какмадым. Җаннарыма урын табалмыйча, Урамнардан ялгыз атладым. Тик бер тамчы якты кирәк җанга, Табыйм икән аны кемнәрдән? – Төнге күкне болыт каплап алган, Тәрәзләрдә утлар сүнгәннәр.
А как ты думаешь, о чем песня "Тәрәзләрдә утлар сүнгәннәр" ?