ГлавнаяИсполнителиВасиля СафинаКайда сез яшьлек елларым (Аранжировка, запись А. Айданов)
название:

Кайда сез яшьлек елларым (Аранжировка, запись А. Айданов)


автор:

Василя Сафина


рейтинг: ★★★★★ / 5.2 / 1151 просмотр
Кайда сез, яшьлек елларым?
Категория: Сагыну
Шамил Тимербулатов көе Роберт Миңнуллин сүзләре

Яшьлегем, яшьлек елларым,
Кайда соң сез, кайда сез?
Эзләсәм дә, таба алмыйм,
Эндәшсәм дә файдасыз.

Кушымта:
Эзли-эзли яшьлегемне,
Артыгыздан йөгердем.
Кайда соң сез, унсигезем,
Унтугызым, егермем?

Онытмыйм мин яшьлегемне
Чәчләргә чал керсә дә.
Кайтарыгыз яшьлегемне
Азга гына булса да.

Кушымта шул ук.

Яшьлегем, һич югында син
Ешрак искә төшсәнә.
Яшәреп киткәндәй буллам
Яшьлек искә төшкәндә.

Кушымта шул ук.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Кайда сез яшьлек елларым (Аранжировка, запись А. Айданов)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен