название:
автор:
Уйна, гармун, уйна!
автор:
Салават Фатхетдинов
рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1357 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Уйна, гармун, уйна! Өздерепләр уйна! Эрет әле күңел бозларын. Сөймәгәннәр сөйсен, Ялкыннарда көйсен, Шатлыкларга, шатлыкларга Күм син дөньяны. Уйна, гармун, уйна! Сыздырыплар уйна! Тыпырдатып биеп китсеннәр. Көлмәгәннәр көлсен, "Яшәү — рәхәт", — дисен. Күз яшьләре, күз яшьләре Булса — кипсеннәр! Уйна, гармун, уйна! Армый-талмый уйна! Җырлармын мин сиңа кушылып. Халкымны яратып, Сагышын таратып Җырлармын мин, җырлармын мин Гүзәл кош булып.
А как ты думаешь, о чем песня "Уйна, гармун, уйна!" ?