ГлавнаяИсполнителиЯмьле (YAMLE)Син сазыңны уйнадың (Н. Исәнбәт сүзләре, татар халык көе)
название:

Син сазыңны уйнадың (Н. Исәнбәт сүзләре, татар халык көе)


автор:

Ямьле (YAMLE)


рейтинг: ★★★★★ / 5.2 / 1239 просмотров
Моңланып ай нурларында, 
Син сазыңны уйнадың:
Нинди кыллар чиртте, бәгырем, 
Ул матур яшь кулларың?

Бакчаның бер почмагында 
Мин утырдым тыңладым, 
Тыңладым да мин ирексез 
Яшьлегемне уйладым. 

Уйладым мин яшьлегемне, 
Син сазыңны уйнадың. 

Кайгылы күңелем тавында 
Яңгырады кылларың.
Яңгырады ул моңлы кыллар... 
Син сазыңны уйнадың. 

Чынлаган шул кылларындай, 
Бер-бер үтте елларым; 
Үтте айлар, үтте еллар, 
Түзмәдем мин, егъладым. 

Үтте айлар, үтте еллар, 
Син сазыңны уйнадың. 

Үткән ул даулы гомерләр, 
Кан-көрәштә яңгырап. 
Саклаганмын тик күңелдә
Шул көрәшнең моңнарын. 

Аһ, терелттең син күңелнең 
Бар күмелгән кылларын! 
Яңгырап үткән бу гомернең
Мин авазын тыңладым. 

Яңгырап үтте бу гомерләр, 
Син сазыңны уйнадың.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Син сазыңны уйнадың (Н. Исәнбәт сүзләре, татар халык көе)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен