ГлавнаяИсполнителиАлина БашироваСайлаган - сазга, очраган - тазга (Айфара белән дуэт) (рингтон)
TOP песен исполнителя
"Алина Баширова"
    название:

    Сайлаган - сазга, очраган - тазга (Айфара белән дуэт) (рингтон)


    автор:

    Алина Баширова


    жанры: pop, tatar
    рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1462 просмотра
    Алинә:
    Ике кашың арасында
    Ике күзең ялтырый,
    Инде телләрең тотлыга,
    Тавышларың калтырый.
    Кызлар сайлап йөри торгач
    Башларын әйләндеме,
    Кечкә авызың ачасың ,
    Телләрең бәйләндеме ?
    
    Алмаз:
    Син үзең дә егетләрне
    Сортларга аерасын
    Тегесе – бусы ярамый
    Кашыңны җыерасың.
    Бу егетнең  борыны озын,
    Бусынын буе кыска ,
    Яраксызга чыгарасын
    Барысын җыеп бер очка.
    
    Кушымта:
    Сайла- сайла,  куп сайласаң,
    Очарсың берәр сазга.
    Алинә :
    Сизми дә калырсың әле 
    Егылганыңны  базга.
    Бергә: 
    Болай булгач яр табалмый
    Күп йөрерсең  интегеп
    Алмаз:
    Кайтыр менә көлгәннәрең
    Бер көн узеңә килеп.
    
    Алинә:
    Синең кебек мактанчыкны
    Уф, үләм, җенем сөйми.
    Кулларыңнан берни килми,
    Ә телең сөйли-сөйли..
    Башта син узеңне карап
    Бер карап ал көзгегә,
    Кызлар сайласаң йөрерсең
    Әйләнеп мөгезлегә.
    Алмаз:
    Ярар-ярар ,күп сөйләмә,
    Кичә озатты берсе
    Синең белән бара иде,
    Бүген – сары чәчлесе.
    Син үзең дә бер гаепсез
    Тугелсеңдер ,“фәрештә”,
    Минем кебек “деловой” бул
    Абзаң кебек һәр эштә.
    Кушымта:
    Сайла- сайла,  куп сайласаң,
    Очарсың берәр сазга.
    Алинә :
    Сизми дә калырсың әле 
    Егылганыңны  базга.
    Бергә: 
    Болай булгач яр табалмый
    Күп йөрерсең  интегеп
    Алмаз:
    Кайтыр менә көлгәннәрең
    Бер көн узеңә килеп.
    Алмаз:
    Барам әле Мәскәүләргә
    Сезнең ише кирәкми
    Алинә:
    Бигрәк әйбәт кирәкмәсә 
    Безнен кебек эләкми.

    Послушать/Cкачать эту песню
    Mp3 320kbps на стороннем сайте
    Это интересно: Official VKontakte page https://vk.com/club21392092
    А как ты думаешь, о чем песня "Сайлаган - сазга, очраган - тазга (Айфара белән дуэт) (рингтон)" ?
    2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен