ГлавнаяИсполнителиАйдар Ахияров - Мин яратам сине Бораем!(сүз.Масуфа Аюпова , көе Җәүдәт Хакимов).
название:

(сүз.Масуфа Аюпова , көе Җәүдәт Хакимов).


автор:

Айдар Ахияров - Мин яратам сине Бораем!


рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1076 просмотров
1.Туган якларыма тиң булырлык
Мин дусларым җирләр эзләдем
Бораемны данлап җырлар өчен
Табалырмынмы соң сүзләрен...

Кушымта:
Чишмә суларыңның тәмен сусап
Кайтып барам сиңа Бораем...
Ишетелә таныш тальян моңы
Кемдер суза моңлы кураен
Хәмдүнә һәм Вәсилләрең өчен
Мин яратам сине Бораем!

2.Былбылларың хәтта моңлыраклар
Алсуырак ата таңнарың
 Бораемны илгә данлап тора
Хезмәт сөйгән кыз һәм улларың.

Кушымта:
Чишмә суларыңның тәмен сусап
Кайтып барам сиңа Бораем
Ишетелә таныш тальян моңы
Кемдер суза моңлы кураен
Таҗи кебек бөркетләрең өчен
Мин яратам сине, Бораем!

3.Аккош күлләреннән бер урасам
Сагышларның калмый эзе дә
Бораемны мактап җырлар җырлыйм
Җаным кебек һәрбер сүзе дә.

Кушымта:
Чишмә суларыңның тәмен сусап
Кайтып барам  сиңа, Бораем
Ишетелә таныш тальян моңы
Кемдер суза моңлы кураен
Салкын чишмәң, Таныпларың өчен
Мин яратам сине, Бораем!

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "(сүз.Масуфа Аюпова , көе Җәүдәт Хакимов)." ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен