название:
автор:
Мин бэхетле (acoustic) (О.Ильюп көе & сүз.)
автор:
Оксана Ильюп
рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1337 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Миңа тыныч бу дөньяда. Мин бәхетле. Мин бәхетле! Мин канатлы - оча алам Күккә хәтле, күккә хәтле! Миңа җиңел, миңа рәхәт Язын яфрак ярылганда. Яңа җырның тыныч кына Аккордлары яңгыраганда. Каршы алса назлы гөлләр Иртәләрен чәчкә атып; Күңелемне чит кешеләр Куптармаса гайбәт сатып. Шигырләрдә вакыт-вакыт Туып торса яңа юллар. Бүләк итә кабат язым Яңа өмет, якты уйлар. Ул уйларны берәм-берәм Моңлы гына көйгә салам. Мин бәхетле, мин канатлы! Мин күкләргә оча алам! Оксана Ильюп #ОксанаИльюп
А как ты думаешь, о чем песня "Мин бэхетле (acoustic) (О.Ильюп көе & сүз.)" ?