название:
автор:
Күз яшьләре булып яңгыр ява,—
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 927 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Күз яшьләре булып яңгыр ява,— Ник елыйсың, болыт, елама. Зинһар өчен, искә төшермәле, Авыр бит соң миңа болай да. Карлы яңгыр, карлы яңгыр Тәрәзәмә сылана. Яшьле күзләреңне миңа төбәп, "Гафу ит!" — дип сорама... Белмисеңдер түгел, беләсеңдер Йомшак икәнлеген күңелем. Өзелергә торган көзге яфрак, Ялгыз калган яфрак мин бүген. Карлы яңгыр, карлы яңгыр Тәрәзәмә сылана. Яшьле күзләреңне миңа төбәп, "Гафу ит!" — дип сорама... Онытырга телим — мөмкин түгел, Тәрәзәдә минем гел күзем. Минем кебек син дә газаплансаң, Кичермичә ничек соң түзим?.. Карлы яңгыр, карлы яңгыр Тәрәзәмә сылана. Яшьле күзләреңне миңа төбәп, "Гафу ит!" — дип сорама...
А как ты думаешь, о чем песня "Күз яшьләре булып яңгыр ява,—" ?