ГлавнаяИсполнителиИльхам ШакировИдел буе каеннары(минус)(кар)
название:

Идел буе каеннары(минус)(кар)


автор:

Ильхам Шакиров


рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1445 просмотров
ИДЕЛ БУЕ КАЕННАРЫ
ИЛҺАМ ШАКИРОВ музыкасы
ƏХМƏТ ЕРИКƏЙ сузлəре
Күпме карасам да, карап туймыйм
Идел буе каеннарына.
Алар, җитəклəшеп, яланаяк
Чыгар төсле Идел ярына.

Мин яратам сезне, кардəшлəрне,
Хөрмəт иткəн кебек яратам;
Шуңа күрə сезгə багышланган
Йөрəк җырларымны яңгыратам.

Каеннарның җилдə тирбəлүе
Рəхəт бирə минем күңелгə.
Белмим, күпме туры килер икəн
Туган илем буйлап йөрергə...

Баганалы юлдан күз алмыйча,
Моңсуланып тора имəннəр.
Үсмер имəннəрне иркəлəргə
Нəзек билле җиллəр килгəннəр

Мин кояшка таба, таңга таба,
Яз түренə таба юл алам;
Гөллəр арасына, үлəннəргə,
Үзəннəргə кереп югалам..

Əгəр, сездəн аерып, еракларга
Алып китə калса юлларым.
Каен шаулавында ишетермен
Туган җирнең үлмəс җырларын.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Идел буе каеннары(минус)(кар)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен