название:
автор:
Аймылыш язмышлар
автор:
Инсаф Гайнуллин һәм Галия
рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 906 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
1). Яшьлекнең язында, очраштык, таныштык Табыштык ак коштай тиң ярлар. Син утка, мин суга әйләнеп хушлаштык, Аерды яшенле яңгырлар. КУШЫМТА Аймылыш язмышлар, юлларда ялгышлар син мине, мин сине тапмадым. Ә уйлар гел бергә, гәм биреп гөмергә Яшьлекнең назларын саклады. 2). Гөмерләр юлында очраштык без тагын, Яшьлеккә бер адым, бер адым. Әйтерсең үлчәдек, шул адым арасын Син җиргә, мин күккә карадым. КУШЫМТА Аймылыш язмышлар, юлларда ялгышлар син мине, мин сине тапмадым. Ә уйлар гел бергә, гәм биреп гөмергә Яшьлекнең назларын саклады. 3). Җир белән күк кебек, якын без, ерак без Әйтерсең кояш бар арада. Ул күктән елмаеп, ләйсәнле нур сибә, Яшеннәр көйдергән ярага.... КУШЫМТА Аймылыш язмышлар, юлларда ялгышлар син мине, мин сине тапмадым. Ә уйлар гел бергә, гәм биреп гөмергә Яшьлекнең назларын саклады.
А как ты думаешь, о чем песня "Аймылыш язмышлар" ?