ГлавнаяИсполнителиИльнур МусинЯлгыз калмагыз*
название:

Ялгыз калмагыз*


автор:

Ильнур Мусин


рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 655 просмотров
Ялгызларның җыры моңлы була,
Ялгыз хәлен белми парлылар. 
Яраланган гөлләр иртә шиңә,
Шуңа микән бераз зарлылар. 

Бу тормышта ялгыз калмагыз һич,
Ялгыз яшәүләре авыр бит. 
Түземлеләр парын эзләп таба,
Саклап кала парын сабыр бит. 

Ялгыз калган аккошныкы кебек
Булмасыннар иде язмышлар. 
Күпме еллар җанны әрнетә ул
Яшьлектәге хата-ялгышлар. 

Язлар гына ел да кабатлана,
Кабатланмый гомер еллары. 
Кадерләгез, дуслар, мәхәббәтне,
Сүндермәгез сөю нурларын.

Бу тормышта ялгыз калмагыз һич,
Ялгыз яшәүләре авыр бит. 
Түземлеләр парын эзләп таба,
Саклап кала парын сабыр бик.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Ялгыз калмагыз*" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен