ГлавнаяИсполнителиАльбина ХакимоваСин минем мәңге сөярем
название:

Син минем мәңге сөярем


автор:

Альбина Хакимова


рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 736 просмотров
СИН – МИНЕМ МӘҢГЕ СӨЯРЕМ

Ризван Хәкимов көе 
Шәриф Биккол сүзләре

Син – күңелем талларына
кунаклаган былбылым;
җан тартканым, 
ямь тапканым,
тик минеке булгырым!

Син – минем татлы хыялым,
талмас канат куючым;
күз яшемне түктерүчем,
җаннарымны кыючым.

Син – тәкъдирдә язылганның
карасы да, агы да:
күгемдә йә кояш балкый,
йә гел болыт агыла.

Син – минем мәңге сөярем,
ничек кенә булсаң да;
сине ташлар хәлләрем юк,
ниләр генә кылсаң да...

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Син минем мәңге сөярем" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен