ГлавнаяИсполнителиГульназ Хабирова (Рахманова)Монлану
название:

Монлану


автор:

Гульназ Хабирова (Рахманова)


рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 922 просмотра
Тулган айга карап, чәчләреңне тарап
Моңсу җырлар ләкин җырлама,
Сиңа карыйм да мин, күзем ала алмыйм,
Мин моңланмыйм, күңел моңлана.

Бердәнберем идең, син бәхетем дидең,
Үз бәхетеңә инде соңлама.
Ак моңнарым булып, яна бер ай тулып,
Мин моңланмыйм, йөрәк моңлана.

Юкка гына түгел, газаплана күңел,
Ул ашкына ерак юлларга.
Күз яшьләрең яшер, ара ерак хәзер,
Мин моңланмыйм, җаным моңланма.

Бу бит туган яктыр, тирә-ягы матур,
Чыкмасаң да озын юлларга.
Тугайларга дәшеп, җырлап килә яшьлек,
Шуңа күрә син дә моңланма.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Монлану" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен