ГлавнаяИсполнителиИ.ГиниятуллинКозге салкын (Р.Галимов суз.РенатRA муз.араж.)
название:

Козге салкын (Р.Галимов суз.РенатRA муз.араж.)


автор:

И.Гиниятуллин


рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 759 просмотров
Көзге салкын.

Көзге яңгыр ява
Көне буе, бертуктамый,
Каплап алган шәһәр өстен соры болытлар...
Моңсу миңа, йөрәк яна, 
Көзге салкын үтте җанга,
Язмышыммы, ялгышыммы – сине югалттым?!

Кушымта:
Әллә күрмәгәнмен,
Әллә теләмәдем – 
Ерагая гына барган безнең араны?
Сөю үтеп киткән, киткән,
Кыр казлары белән
Мин озатам кайтмас язларны...

Көзге урам буйлап
Атлыйм бүген ялгыз гына,
Сагыш кебек сары яфрак сарган юлымны...
Булды бәхет булган хәтле –
Сакламадык мәхәббәтне
Араларга үтеп керде көзнең салкыны!

Кушымта:
Әллә күрмәгәнмен,
Әллә теләмәдем – 
Ерагая гына барган безнең араны?
Сөю үтеп киткән, киткән,
Кыр казлары белән
Мин озатам кайтмас язларны...

13-15.09.2008

Ришат Галимов

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Козге салкын (Р.Галимов суз.РенатRA муз.араж.)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен