ГлавнаяИсполнителиСалават ФәтхетдиновСалкын чәй
название:

Салкын чәй


автор:

Салават Фәтхетдинов


рейтинг: ★★★★★ / 4.6 / 649 просмотров
Өстәлдә ялгыз чынаяк,
Чәе суынып беткән.
Ялгыз чәйнең дә тәме юк,
Эчмәдем синсез иркәм.

Гомерем шулай узармы
Гел сине генә көтеп?
Ялгызым өстәл янында
Суынган чәйләр эчеп.

Кайнар чәй салып куям да,
Утырам сине көтеп.
Чәең суына бит инде
Кая югалдың китеп.

Өстәлемдә барсы да бар.
Нигә чәйнең тәме юк?
Ялгыз булгангадыр инде
Өемнең дә яме юк.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Салкын чәй" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен