ГлавнаяИсполнителиФирдус ТямаевДуслар була санаулы гына
название:

Дуслар була санаулы гына


автор:

Фирдус Тямаев


рейтинг: ★★★★★ / 4.6 / 587 просмотров
1.Тормыш итү җиңел тугел, 
Тормыш куласа 
Нишлэр идем яннарымда 
Дуслар булмаса? 
Көннәремдә нурлы кояш,төнемдә аем 
Җилдә җилкән,көчле җилкән 
Син ул,дускаем! 

Дуслар була бу тормышта санаулы гына 
Иң бәхетле кеше генә дуслардан уңа. 
Чын дуслыкка корау сукмый,үзгәрми төсе, 
Дусты булу,көчле булу нәкъ безнең төсле! 

2.Берләштерми безне байлык, 
Бәйләми маллар. 
Кайгы-шатлыкны бүлешеп 
Тартылган җаннар. 
Купшы вәгъдә бирешмәдек, 
Без бит ир-атлар, 
Колыч я капкан булабыз, 
Кагылса ятлар. 

3.Вакыт ара һич куркытмый, 
Төнме,иртәме. 
Чын дуслык җиңә тормышта 
Иң нык киртэне. 
Дуслыкның асылы шунда,шушында көче 
Утка керергә әзер бул син дустың өчен!

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Дуслар була санаулы гына" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен