название:
автор:
Татар Әйшәсе (Феликс Муртазин көе һәм сүзләре)
автор:
Фидарис һәм Рузалия Муртазиннар
рейтинг: ★★★★★ / 5 / 973 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Ераклардан, урта гасырлардан Ишетелә тарих авазы: “Иске Казан, Мулла Хаҗи рухы Гайшәбикә, чибәр хан кызы”. Куш. Таң алдыннан кызлар суга төшә Таң кояшы- көләч йөзләре Суын эчсәң җанга рәхәт бирә Изге Мулла-Хаҗи чишмәсе. Ир- егетләр- батыр көрәшчеләр Авылымның данын яклаган Кирәк чакта кулга корал алган Бик күпләре яудан кайтмаган! Куш. Таң алдыннан кызлар суга төшә Таң кояшы- көләч йөзләре Суын эчсәң җанга рәхәт бирә Изге Мулла-Хаҗи чишмәсе. Туган илнең горурлыгы булды, Татар Әйшәсендә үскәннәр, Казансуым, ямьле төбәгем, дип Сагнып кайта читкә киткәннәр. Куш. Таң алдыннан кызлар суга төшә Таң кояшы- көләч йөзләре Суын эчсәң җанга рәхәт бирә Изге Мулла-Хаҗи чишмәсе.
А как ты думаешь, о чем песня "Татар Әйшәсе (Феликс Муртазин көе һәм сүзләре)" ?