ГлавнаяИсполнителиАерылмагыз...Булса да сəбəплəре.
название:

Булса да сəбəплəре.


автор:

Аерылмагыз...


рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1356 просмотров
Су буенда ялгыз аккош,
Каерылган канатлары.
Канатларны каера ул
Аерылу газаплары.
Кушымта:
Аерылмагыз, аерылмагыз,
Булса да сəбəплəре.
Канатларны каера ул
Аерылу сəгатьлəре.
Ят кошны пар итмəс аккош
Ялгыз канат какса да.
Без дə бергə булалмабыз
Сулар үргə акса да.
Кушымта:
Ялгыз аккош күргəн саен
Өзелə бəгырьлəрем.
Ннгə без бергə чакларның
Белмибез кадерлəрен?!
Су буенда ялгыз аккош,
Каерылган канатлары.
Канатларны каера ул
Аерылу газаплары.
Кушымта:
Аерылмагыз, аерылмагыз,
Булса да сəбəплəре,
Гомерлəрне кыскарта ул
Аерылу сəгатьлəре.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Булса да сəбəплəре." ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен