название:
автор:
Котлы булсын
автор:
3,12 Э.НУРГАЛИЕВ КОТЛЫ БУЛСЫН
рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1129 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Карлыгач канатлы егет, Сандугач тавышлы кыз Кайсы йолдыз асларында Очрашып кавыштыгыз? Котлы булсын туйларыгыз! Бәхетле көннәрегез. Гел чәчәк атсын, сулмасын Мәхәббәт гөлләрегез. Чәчегезне үреп-үреп Чәчләргә бәйләдегез. Гомергә бер генә булсын Туй дигән бәйрәмегез! Котлы булсын туйларыгыз! Бәхетле көннәрегез. Гел чәчәк атсын, сулмасын Мәхәббәт гөлләрегез. Мәхәббәтегез юлыннан Бердәм атлап китегез. Ике язмышны бер итеп Матур гомер итегез! Котлы булсын туйларыгыз! Бәхетле көннәрегез. Гел чәчәк атсын, сулмасын Мәхәббәт гөлләрегез.
А как ты думаешь, о чем песня "Котлы булсын" ?