название:
автор:
Аллар идең, гөлләр идең
автор:
Салават Фатхетдинов
рейтинг: ★★★★★ / 5.6 / 1575 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Күзләреңнән очкыннарын Мәхәббәт дигән идем. Бәхетем дип белгән идем, Өзелеп сөйгән идем. Аллар идең, гөлләр идең, Бигърәкләр чибәр идең, Ходай сабырлык бирмәсә, Саргаеп кибәр идем. Йөрәгемә утлар салдың, Шул утта көйгән идем. Тиң итәрсең син дә мине, Сөярсең дигән идем. Аллар идең, гөлләр идең, Бигърәкләр чибәр идең, Ходай сабырлык бирмәсә, Саргаеп кибәр идем. Сандугачлар сайрап калды, Син очып киткән идең. Төшләремдә күрә — күрә Мин сине көткән идем. Аллар идең, гөлләр идең, Бигърәкләр чибәр идең, Ходай сабырлык бирмәсә, Саргаеп кибәр идем. Источник: [bad word] [bad word] node/3261
А как ты думаешь, о чем песня "Аллар идең, гөлләр идең" ?