ГлавнаяИсполнителиРезеда ШарафиеваБер тутырып карадын
название:

Бер тутырып карадын


автор:

Резеда Шарафиева


рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 855 просмотров
Синең күзләргә карыймын – 
Зәңгәр күл сыман тирән.
Сихри моңлы сергә тулы
Сагыштан барын күрәм.

Бер тутырып карадың,
Иркәләдең, назладың.
Күз нурларың алып килде
Миңа сөю назларын.

Ике күзең – ике йолдыз,
Балкый күңел күгендә.
Сөюең кадыйсы меңне
Саклыйм йөрәк түрендә.

Бер тутырып карадың,
Иркәләдең, назладың.
Күз нурларың алып килде
Миңа сөю назларын.

Синең күзләр гашыйк итте,
Йөрәгем сагышлана.
Тормыш маягы бу иркәм
Гомерем агышында.

Бер тутырып карадың,
Иркәләдең, назладың.
Күз нурларың алып килде
Миңа сөю назларын.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Бер тутырып карадын" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен