название:
автор:
Туган авыл (Тау башына...)
автор:
Алсу Зиннурова
рейтинг: ★★★★★ / 5.6 / 1555 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
[bad word] [bad word] tat_folk Г.Тукай, А.Мунасыйпов. Тау башына салынгандыр безнең авыл, Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул; Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм, Шуңа күрә сөям җаным, тәнем белән. Истән чыкмый монда минем күргәннәрем, Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем. Абый белән бергәләшеп, кара җирне Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем. Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем, Билгесездер, кая ташлар бу тәкъдирем; Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә, Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.
А как ты думаешь, о чем песня "Туган авыл (Тау башына...)" ?