ГлавнаяИсполнителиЭ.Сулейманова & И.НагимоваЖырлы-монлы язмышыбыз
название:

Жырлы-монлы язмышыбыз


автор:

Э.Сулейманова & И.Нагимова


рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 703 просмотра
Син шатлансаң, мин сөенәм
Уңышлы көннәреңә
Үзем ай булырга риза
Караңгы төннәреңдә

Теләп кенә сулар сибәм
Үстергән гөлләреңә
Бары Бәхет кенә теләп юрыйм
Киләчәк көннәреңә

Җырга-моңга үрелеп
Бара безнең юллар да
Туган сыман икәү якын
Ышанычлы дусларда

Җырга-моңга үрелеп
Бара безнең юллар да
Тормышлар да җиңелерәк
Без икебез булганда

Анам сыман син кадерле
Ягымлы күз карашың
Тормыш борылышларында
Юл күрсәтеп барасың

Сеңелем диеп нык яратып 
Кочагыма аламын
Җан сердәшне,таянычны
Миндә таба аласың

Син шатлансаң, мин сөенәм
Уңышлы көннәреңә
Үзем ай булырга риза
Караңгы төннәреңдә

Теләп кенә сулар сибәм
Үстергән гөлләреңә
Бәхет кенә теләп юрыйм
Киләчәк көннәреңә

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Жырлы-монлы язмышыбыз" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен