ГлавнаяИсполнителиГали Ильясов (Сугыш җыры)Һәйкәл җыры. Мин егерме яшем тулган көнне
название:

Һәйкәл җыры. Мин егерме яшем тулган көнне


автор:

Гали Ильясов (Сугыш җыры)


рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1444 просмотра
Мин егерме яшем тулган көнне
Үлеп калдым сугыш кырында.
Мине хәзер таштан ясадылар,
Һәйкәл итеп бер зур урынга.

Газиз әнкәй елый дәшмисең дип.
Мин бит солдат таштан коелган.
Яшь йөрәгем чит ил туфрагында
Җир куйнына кереп уелган.

Мин сөйләшмим мин тик җырлыйм гына.
Көем минем йомшак җил генә.
Мин җырлармын мәңге мин көйләрмен
Имин булсын туган ил генә!

Имин булсын илем диеп үлдем
Мин егерме яшем тулганда.
Үлем үкендерми туган илем,
Ватандашлар исән булганда.

Иң башыма мылтык, кулга кылыч
Тотып торам һәйкәл булып мин.
Мылтык булмас  илем башында
Сугыш дәһшәтләрен курыкмыйм

Бөек җиңү көнен күрә алмыйм,
Ут эчендә үлем алдым мин.
Рәхмәт, ватандашым, бүген миңа
Таштан коеп һәйкәл салдың син.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Һәйкәл җыры. Мин егерме яшем тулган көнне" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен