ГлавнаяИсполнителиОксана ИльюпЮгалырга ашыкма (О.Ильюп көе һәм сүзләре)
название:

Югалырга ашыкма (О.Ильюп көе һәм сүзләре)


автор:

Оксана Ильюп


рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1538 просмотров
Югалырга ашыкма
Оксана Ильюп сүзләре һәм көе

1. Юлларымда көтмәгәндә
Сине очраттым.
Башкаларны күрми, сине
Өзелеп яраттым. 
Без мәңгелек парлар диеп
Теләдем, уйладым.
Тик бер көнне юлларымнан 
Китеп син югалдың.

Кушымта:
Югалырга ашыкмале 
минем тормышымнан.
Миннән түгел, качалмассың 
күңелең сагышыннан.
Күперләрне якма әле, 
Ишекләрне япма.
Тормышыңнан югалтырга
Ашыкма, ашыкма.

2. Төшем генә булдыңмы син,
Өнем микән, белмим.
Һаман әле сине сөеп,
Башкаларны күрмим.
Кайда йөрисең икән соң,
Мин сине көтәм.
Син килмәсәң, яннарыңа
Мин үзем китәм.

3. Кайда гына булсаң да син,
Табармын эзләп.
Йөрмә әле миннән читтә
Ятларны күзләп.
Җилгә тагып мине илтә
Яныңа җилкән.
Көткәнсең бит үзеңдә син.
Саумы!
Мин килдем, иркәм.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Югалырга ашыкма (О.Ильюп көе һәм сүзләре)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен